Search results
- әлбәттә, аталы-уллы маликовлар әүвәлге көтүчеләргә охшамаганнар, кулларында озын чыбыркылары да юк, таяклар гына, ләкин авыл көтүе элек-электән урнашкан һәм гадәтләнгән тәртипне бу-ыннан-буынга саклый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Мал ашап кыркылып беткән җылы чирәмгә утырып сөйләшә торгач, Атна авылының тарихына кереп китәләр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- маликов мәктәптә тарих музее оештырган һәм аның өчен байтак экспонат туплаган икән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Класс бүлмәсе кечкенә булганга, ат дирбияләре кебек эрерәк нәрсәләрне аңа үз амбарында тотарга туры килә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Нәсел айгыры тәмам картайгач, инде алашага әйләндерелеп үз үлеме белән үлгәннән соң, аның алаптай камыт-ыңгырчаклары бүтән бер атка да ярамый, һәм маликов ал арны музейга дип сорап ала. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Колхоз рәисе утырып йөргән соңгы «крантас» ның нәфис тәгәрмәчләре дә тарихчының амбарында урын таба. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Беренче колхоз хисапчысының чуты да, хәтта калькуляторлар кайткач кирәксезгә чыккан «феликс» машинкасы да аңарда. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бер әбидә ару гына сакланган киндер сугу станын ул, әйбәтләп сүтеп, кыйтгасын кыйтгага аерып, сызымын сызып һәм ничек итеп җыярга икәнлеге турында инструкция язып, шул ук таш амбарына урнаштырган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Атнаның борынгы тарихы, әлбәттә, риваятькә генә нигезләнгән, «Алып бабайның чабатасын каккан җир» дән башлана, чөнки язма истәлекләр сакланмаган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Шулай да соңгы гасырларга карата республика архивларында шактый мәгълүмат табыла, аерым фактларны тарихчы Ленинград һәм Мәскәү архивларына барып казып чыгара. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР